Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Казан шәһәре Яңа Савиново районының 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Татарстан Республикасы Зәй районы һәм Зәй шәһәре 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Татарстан Республикасы Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре 11 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Татарстан Республикасы Тәтеш районы 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының консультанты, Татарстан Республикасы Балтач районы җәмәгать судьялары аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Секретарь һәм консультант вазыйфасына квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары һөнәри белем.
2 разрядлы өлкән белгеч – канцелярия мөдире вазыйфасына квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлеше буенча урта һөнәри белем.
Документлар 2013 елның 29 гыйнварыннан алып 18 февраленә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке ял вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылучы көн – 2013 елның 6 марты. Конкурсны үткәрү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелучы таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.