Юстиция министры М.М.Корманов тарафыннан Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы гражданнарын видео аша кабул итү

2013 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Бүген, 2013 елның 29 гыйнварында , Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы гражданнарын видео аша кабул итү уздырды.
Кабул итү барышында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының гамәлдәге законнары нигезләмәләрен шәрехләү буенча 6 гражданга консультация бирелде, шул исәптән татар телендә дә. Аерым алганда, гражданнарны татар телендәге электрон китапханәгә, норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздырган өчен бәйсез экспертларны бүләкләү тәртибенә һәм шартларына, шул исәптән акчалата да; нотариаль гамәлләр кылуны сорап мөрәҗәгать иткәндә законнар нигезендә бирелә торган ташламаларга; нотариуслар, шулай ук җирлекнең җирле администрациясе башлыгы һәм җирлекнең җирле үзидарәнең махсус вәкаләтле вазыйфаи заты тарафыннан хокукый һәм техник характердагы хезмәтләр күрсәткән өчен өстәмә түләү алуга; җирле үзидарә органнарында эшләгән өчен дәүләт пенсияләренә өстәмә түләүләргә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы әлеге сорауларны һәм аларга җавапларны үзенең сайтындагы “Еш бирелә торган сораулар” бүлегендә урнаштырып бара.
Гражданнарны видео аша кабул итүдә Кукмара муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Р.Н.Гаянова да катнашты.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International