2013 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык аппаратының квалификация (аттестация) комиссиясе утырышы булып узды, аны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасар, квалификация (аттестация) комиссиясе рәисе С.Н.Столяров алып барды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының квалификация (аттестация) комиссиясе утырышында Министрлыкның закон проекты эше бүлегендә биләнүче дәүләт граждан хезмәтенең әйдәүче консультант вазыйфасы буенча Исмәгыйлова Алсу Фирдинат кызына класслы чин бирү турындагы мәсьәлә каралды.
Квалификация (аттестация) комиссиясе әгъзалары аттестацияләнүче граждан хезмәткәренең профессиональ дәрәҗәсенә бәя бирделәр.
Тавыш бирү йомгаклары буенча аттестация комиссиясе әгъзалары бер тавыштан карар кабул иттеләр: Министрлыкның закон проекты эше бүлеге әйдәүче консультанты Исмәгыйлова Алсу Фирдинат кызына дәүләт граждан хезмәтенең биләнүче вазыйфасы буенча класслы чин бирергә.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге