Мәктәп укучыларының хокук буенча республика олимпиадасында

2013 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2013 елның 30-31 гыйнварында Казанда мәктәп укучыларының хокук буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы (республика олимпиадасы) уздырылды, анда республиканың барлык муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 9-11 сыйныфларның 166 укучысы катнашты.
Олимпиадада катнашучының эше һәр параллель өчен аерым рәвештә хокукның төрле тармаклары буенча тест һәм практик заданиедән тора иде. Практик заданиеләрне үтәп, олимпиадада катнашучылар, хокук тармагына аерым басым ясап, дөрес җавап бирергә һәм, мантыйкый фикер йөртә белүләрен раслап,җавапларын нигезләргә дә тиешләр иде. Практик задание буенча бәяләр нәкъ менә шуңа бәйле иде. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, төбәк этабында катнашучы барлык укучы да заданиене җиренә җиткереп үти алмаган. Катнашучыларның барлыгы 30ы гына үз яшендәгеләр өчен билгеләнгән 50%лы нәтиҗәне үтеп киткән.
Мәктәп укучыларының хокук буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы җиңүчеләре:
11 нче сыйныф укучылары арасында - Гуляева Татьяна (Чаллы шәһәренең “57 нче гимназия” МАМУ);
10 нчы сыйныф укучылары арасында - Әхмәтов Таһир (Мамадыш шәһәренең “2 нче лицей” ММУ)
9 нчы сыйныф укучылары арасында - Мингалиев Азат (Казан шәһәре Мәскәү районының “2 нче лицей- интернаты” МАМУ).

Бүләкләү тантанасында олимпиадада җиңүчеләргә һәм приз яулаучыларга олимпиаданың республика турында җиңүче статусын раслый торган тиешле дипломнар бирелде.
Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе исеменнән олимпиаданың республика туры барышында хокук буенча күрсәтелгән тирән белемнәре өчен җиңүчеләр рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
“Хокукый бурычларны хәл итү” номинациясендә Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең рәхмәт хаты белән Казан шәһәре Мәскәү районының “М.С.Устинова исемендәге 102 нче гимназия”нең 11 нче сыйныф укучысы Нигъмәтҗанова Айгөл бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән мәктәп укучыларының хокук буенча республика олимпиадасындагы җиңүчеләрне һәм приз яулаучыларны әзерләгән укытучылар да бүләкләнделәр.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International