Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратына вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс турында белдерү

2013 елның 4 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Түбән Кама районының һәм Түбән Кама шәһәренең 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Вахитов районының 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Совет районының 10 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты, Казан шәһәре Идел буе районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире һәм Татарстан Республикасы Тәтеш районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Секретарь һәм консультант вазыйфасына квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары һөнәри белем.
2 разрядлы өлкән белгеч – канцелярия мөдире вазыйфасына квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлеше буенча урта һөнәри белем.
Документлар 2013 елның 04 февраленнән алып 24 февраленә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке ял вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылучы көн – 2013 елның 12 марты. Конкурсны үткәрү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелучы таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International