Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрданов җитәкчелегендә 12 нче эшче төркем утырышында

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе

5 февральдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасында федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыруга федераль бюджет чараларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрданов җитәкчелегендә 12 нче эшче төркем утырышы уздырылды.
Утырышта 12 нче эшче төркемгә беркетелгән федераль максатчан программалар кураторларының заявкаларны һәм 2013 елга һәм киләчәк елларга федераль бюджеттан федераль чаралар бүлеп бирү перспективаларын раслау буенча эш йомгаклары каралды. Шулай ук кайбер федераль максатчан программаларны 12 нче эшче төркем кураторлык итә торган программалар исемлегенә өстәмә рәвештә кертү мөмкинлеге турындагы мәсьәләсе буенча да фикер алышулар булды.
Утырыш барышында Татарстан Республикасында химик һәм биологик иминлекне тәэмин итү буенча республика максатчан программасын әзерләүне тизләтү турында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, шулай ук республика территориясендә эшче төркемнең тиешле өлкәләрдә федераль максатчан программаларга кураторлык итү нияте турында Татарстан Республикасы буенча федераль хакимиятнең территориаль органнарына мөрәҗәгатьләрне әзерләү һәм җибәрү хакында карар эшләнде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International