Кичә,
2013 елның 7 февралендә Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Яшь юристлар Советының быел беренче утырышы булып узды, аны Совет рәисе Станислав Александров алып барды.
Утырыш күркәм гамәл белән башланып китте: Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Россия юристлары ассоциясе исеменнән коррупциягә каршы темага мәктәп иншалары һәм социаль реклама конкурсында җиңүче Казан шәһәре Вахитов районы 5 нче лицееның 8 ”в” сыйныфы укучысы Римма Шәйхетдиновага һәм “Иң яхшы агитация плакаты” номинациясендә җиңү яулаган “Мисс коррупция” проекты авторы 11 “б” сыйныф укучысы Иванюшкина Полинага рәхмәт хатлары тапшырды, аның ризалыгы белән әлеге проект социаль реклама сыйфатында ТР Юстиция министрлыгы сайтында, шулай ук министрлыкның мәгълүмат стендында кулланылачак.
Аннары Совет әгъзалары агымдагы елга эш планы буенча фикер алыштылар.
Совет рәисе урынбасары Илнар Гыйрфанов Совет әгъзаларына Совет эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм перспектив планнары турында мәгълүмат җиткерде. Агымдагы елда “Хокук мәктәбе” проектында эш дәвам итәчәк, әмма бу эш, Казанда белән генә чикләнеп калмыйча, нигездә республика күләмендә алып барылачак. Казан (Идел буе) Федераль Университеты белән “Балалар университеты” проекты буенча хезмәттәшлек дәвам итә.
Закон проектларына экспертиза уздыру эшен активлаштырырга кирәк. Бу җәһәттән ике тәкъдим керде: юридик факультетлар студентларын закон проектларына экспертиза уздыру эшенә өйрәтергә; экспертиза уздыруга аспирантларны һәм мөгаллимнәрне җәлеп итәргә.
Утырышта тагын шунысы билгеләп үтелде: Яшь юристлар Советы эшчәнлегенең барлык юнәлешләре эшнең соңгы нәтиҗәсе буенча бәяләнәчәк.
Яшь юристлар Советы эшенә башка Казан югары уку йортларының һәм Советта вәкилләре булган институтларның филиаллары студентларын җәлеп итү дә күз алдында тотыла. Шуңа бәйле рәвештә Советта күптән эшләп килүче югары уку йортлары вәкилләрен вакыт-вакыт алмаштырып тору, Россия юристлары ассоциясенә яңа көчләр китерү күз алдында тотыла.
Югары уку йортлары вәкилләре югары уку йортының үзендә дә активист фикердәшләр һәм үз институтларының филиалларында активистлар төркемнәре булдыруны максат итеп куялар. Бер генә кешегә бу эшләрне башкарып чыгу мөмкин түгел. Совет әгъзасы – югары уку йорты вәкиле һәм аның командасы булырга тиеш. Ул оператив рәвештә югары уку йортларының студентлар коллективларына мәгълүмат җиткерә, студентларны эшкә җәлеп итә, институтның җитәкчелеге һәм студентлар белән тыгыз элемтәдә тора.
Совет җитәкчелеге хәбәр итүенчә, студентлар һәм мөгаллимнәр составы белән эшләү деканат аша оештырылачак. Активист студентларның укуда бонус алулары сер түгел. Кызыксындыру чаралары эшкә туры килергә тиеш. Совет әгъзаларын һәм югары уку йортлары активистларын бөтенроссия форумнарына җибәрү студентның Яшь юристлар Советы әгъзасы буларак эш нәтиҗәсенә бәйле булырга тиеш.
Йомгаклау өлешендә Совет әгъзалары тагын бер карар кабул иттеләр: югары уку йортлары студетларыннан лекторлар төркеме оештырырга, аларны укытырга һәм лекция материалын яңа белешмәләр, күргәзмә әсбаплар белән баету һәм мәгълүматның тулылыгы өлешендә якларга.
Советның киләчәк утырышы 28 февральдә булачак.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге