“Татарстан чаңгы юллары-2013”

2013 елның 11 феврале, дүшәмбе

10 февральдә “Россия чаңгы юллары-2013” бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында Казан шәһәрендә республиканың иң зур спорт чараларыннан берсе булган “Татарстан чаңгы юллары-2013” республика массакүләм чаңгы ярышларының шәһәр этабы уздырылды.
“Россия чаңгы юллары” күпләр өчен кышкы спорт бәйрәменә әверелде. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы мәгълүматына караганда, чара кысаларында тулаем республика буенча ул көнне 200 меңгә якын кеше чаңгыга басты.
2013 метрлык дистанциягә традицион старт дәүләт хезмәтенең югары вазыйфаларын биләүчеләр өчен бирелде, анда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов мактаулы икенче урынны яулады.
Мидхәт Мәзгүтович, котлыйбыз Сезне!

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International