Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайты – “Татарча иң яхшы сайт” номинациясендә җиңүче

2013 елның 12 феврале, сишәмбе
"Татарстан Республикасы рәсми порталы" Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы составындагы сайтлар конкурсын уздыру кысаларында  2012 ел йомгаклары буенча  “Татарча иң яхшы сайт” номинациясендә  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайты 1 нче урынны яулады.  Икенче һәм өченче урыннарны тәңгәл рәвештә Саба муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтлары  алды. Конкурс турындагы мәгълүмат  Татарстан Республикасының рәсми порталында урнаштырылган
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайты икенче ел рәттән бу  номинациядә беренче урынны яулый. 2011 елда  бердәнбер министрлык әлеге премиягә номинацияләнгән булса, 2012 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурентлары  арасында министрлыклар да, муниципаль районнар да бар иде. Бүләкләнүчеләр арасына эләгү һәм беренчелекне яулау катлаулана бара, әмма конкурста башка катнашучыларга да үз көчләрен сынап карарга кирәк. Ярыш дәрте тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә өнди.  
Барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләрне ихлас котлыйбыз! 

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International