“Балалар университеты” каршында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Яшь юристлар Советы әгъзалары тарафыннан төзелгән юридик консультация быел да үз эшен дәвам итә.
Ике атнага бер мәртәбә Казан югары уку йортларының юридик факультеты студентлары “Балалар университеты” укучыларының ата-аналарына хокукый ярдәм күрсәтәләр. “Балалар университеты” каршында юридик консультацияләр уздыру идеясе үткән ел көзен туды. Шуннан бирле хокукый ярдәм Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе яшь активистлары тарафыннан дистәләгән гражданга күрсәтелде.
Проектның концепциясе гади: балалар академик фән белән танышалар, ә аларның ата-аналары хокукый ярдәм алалар.
Казан шәһәре кешеләрен кызыксындырган сорауларның күп өлеше торак-коммуналь хуҗалык, социаль тәэминат мәсьәләләләренә кагыла, шулай ук гаилә һәм граждан законнары белән бәйле. Соңгы вакытларда мәктәп тематикасы да популярлаша бара. Аерым алганда, ата-аналарны бала хокукларын яклауның хокукый чаралары, уку дәверендә балаларның иминлеген тәэмин итү, имтихан процессының хокукый ягы һәм башка мәсьәләләр кызыксындыра. Яшь юристлар укучыларның үзләренә дә ярдәм күрсәтергә әзер торалар.
Үткән якшәмбедә, 2013 елның 10 февралендә, “Балалар университеты” тыңлаучыларының ата-аналарына юридик ярдәмне К(И)ФУның юридик факультеты студентлары Руслан Галиуллин һәм Тумур Какохо күрсәттеләр.
Телдән бирелгән консультацияләр белән беррәттән укучыларның ата-аналары “Балалар университеты”ның Интернет-сайты аша да сораулар бирәләр һәм җавапларны электрон почта аша алалар.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге