Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары конференциясендә җәмәгать юстициясе турында

2013 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген, 2013 елның 14 февралендә, Казанда Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының IX хисап-сайлау конференциясе үз эшен башлап җибәрде, ул ике көн буена дәвам итәчәк.
Беренче көнне конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашты.
Конференциядә катнашучылар алдында чыгыш ясап, республика Президенты җәмәгать юстициясенә кагылышлы күп кенә мәсьәләләргә кагылды. Ул бу юнәлештәге уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте һәм күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк “2013-2015 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе институтын үстерү” озак сроклы максатчан программасын атады. Р.Н.Миңнеханов тагын җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә акчалата түләү күләмен арттыру турындагы мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Үз чыгышында республика Президенты Татарстанда җәмәгать судьяларының суд участоклары саны артуны зур казаныш дип атады, шуның аркасында җәмәгать судьяларына йөкләнеш кимүне билгеләп үтте, ул шулай ук республиканың кайбер районнарында җәмәгать судьялары аппаратын урнаштыру һәм эш шартларын яхшырту мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтәчеген белдерде.
Президент суд системасының ачыклыгы дәрәҗәсе артуны зур казанышларның берсе дип саный, чөнки “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турындагы мәгълүматны алуны тәэмин итү хакында” Федераль закон гражданнар белән оешмалар арасындагы багланышларның нәтиҗәле коралына әверелде.
Р.Н.Миңнеханов шулай ук суд процессларында катнашучыларга СМС-хәбәрләр җибәрүне гамәлгә кертү эшенең уңышлы баруын билгеләп үтте һәм республика халкы мәнфәгатьләрендә гражданнарга мәгълүмат хезмәтләре күрсәтүнең барлык рәвешләрен кулланырга өндәде.
Конференциядә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан юстиция министры М.М. Корманов һәм аның урынбасары Н.В.Рагозина катнашты.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International