Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Казан шәһәре Киров районының 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Идел буе районының 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре һәм Казан шәһәре Вахитов районының 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары һөнәри белем.
Документлар 2013 елның 15 февраленнән алып 07 мартына кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке ял вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылучы көн – 2013 елның 25 марты. Конкурсны үткәрү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелучы таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.