Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча кадрлар резервына кертүгә конкурс турында белдерү

2013 елның 19 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы урынбасары дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә.
Квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары һөнәри белем. урта һәм кече төркем дәүләт хезмәтене вазыйфаларында дәүләт хезмәте стажы кимендә 1 ел йә белгечлек буенча эш стажы кимендщ ике ел.
Документлар 2013 елның 19 февраленнән алып 11 мартына кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке ял вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылучы көн – 2013 елның 27 марты. Конкурсны үткәрү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелучы таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International