Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре арасында Кышкы спартакиада

2013 елның 26 феврале, сишәмбе
Ватанны саклаучы көне алдыннан, 2013 елның 22 февралендә, “Үләндә хоккей үзәге” спорт комплексында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең күчмә кубокка Кышкы спартакиадасы уздырылды.
Ярышларда 4 команда катнашты, алар арасындагы кубок өчен көрәш өч төрле эстафетада гамәлгә ашырылды: чаңгыларда, тимераякларда, чаналарда. Ярышларның тагын ике этабы ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым-аерым уздырылды: хатын-кызлар өчен – алкага кәшәкә белән сугу һәм билгеле бер ераклыктан алканы капкага кертү, ирләр өчен –штраф ераклыгыннан тупка сугу.
Спартакиада йомгаклары буенча призлы урыннар түбәндәгегечә бүленде:
Спартакиадада юстиция министры М.М. Корманов командасы, күчмә кубок яулап, җиңүче дәрәҗәсенә иреште (17 очко);
икенче мактаулы урынны министрның беренче урынбасары С.Н.Столяров командасы яулады (13 очко);
өченче урынны министр урынбасары Н.В.Рагозина һәм М.М.Ибәтов командалары бүлеште (10 ар очко).
Ярышлар җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру һәм Ватанны саклаучы көненә багышланган бәйрәм табыны белән тәмамланды.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International