Быелның 25 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 2012 -2014 елларга Коррупциягә каршы республика комплекслы программасы чараларын Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үтәүгә планлы тикшерү уздырылды.
Тикшерү барышында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттәге үз-үзләрен тотышларына карата таләпләрне үтәве һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясенең эшләве мәсьәләләре, норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза оештыру мәсьәләләре өйрәнелде.
Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына беркетелгән гомуми программа чараларын үтәү эшен өйрәнү белән бергә, гамәлгә ашырылуларында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы катнаша торган махсус пунктларга игътибар бирелде.
Тикшерүнең алдан билгеләнгән йомгаклары һәм коррупциягә каршы чараларны үтәү буенча тәкъдимнәр белән министр урынбасары Р.И.Шамеевта уздырылган утырышта вазыйфаи затлар да таныштырылды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча белешмә белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтында “Противодействие коррупции” бүлегенең “Контроль исполнения Комплексной республиканской антикоррупционной программы на 2012-2014 годы” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге