Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы гражданнарын видео-кабул итү
2013 елның 27 феврале, чәршәмбе
2013 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы гражданнары белән видео-кабул уздырды.
Видео-кабул итүне Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары – Гыйматдинов Мансур Сәетгәрәевич алып барды.
Сораулар төрле темаларга кагылды, шул исәптән: коррупциягә каршы законнар үсеше һәм граждан җәмгыяте институтларының коррупциягә каршы сәясәткә җәлеп ителеше, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү. Шулай ук гамәлдәге законнарга күптән түгел кертелгән үзгәрешләр турында мәгълүмат та җиткерелде һәм аңлатып бирелде.
Сораулар һәм җаваплар министрлык сайтында «Часто задаваемые вопросы» бүлегендә урнаштырылган.