Вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс турында белдерү

2013 елның 27 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс:
• Казан шәһәре Киров районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
• Казан шәһәре Киров районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
• Казан шәһәре Яңа Савиново районының 9 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
• Казан шәһәре Совет районының 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
• Татарстан Республикасы Актаныш районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
• Татарстан Республикасы Лениногорск районының һәм Лениногорск шәһәренең 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
• Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренең 9 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
• Казан шәһәре Киров районының җәмәгать судьялары аппараты консультанты
• Чаллы шәһәре җәмәгать судьялары аппараты консультанты
• Татарстан Республикасы Чистай районы һәм Чистай шәһәре җәмәгать судьялары аппараты консультанты
Квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары һөнәри белем.
•Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече
Квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белем (юридик яисә дәүләт һәм муниципаль идарә).
Документлар 2013 елның 27 февраленнән алып 19 мартына кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке ял вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылучы көн – 2013 елның 4 апреле. Конкурсны үткәрү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелучы таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International