Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратында вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс йомгаклары

2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс уздырылды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвалаучылар алды һәм конкурста җиңүчеләр дип танылды:
Мөхетдинова Регина Илдар кызы, Казан шәһәре Мәскәү районының 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;
Сираҗева Земфира Ринат кызы, Татарстан Республикасы Алабуга шәһәренең һәм Алабуга районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International