Татарстанда медиация процедурасын Татарстан Республикасында Медиаторлар эшчәнлеген координацияләү советы җайга салачак

2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә, 2013 елның 27 февралендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14.02.2013 № 214-р күрсәтмәсе белән төзелгән Медиаторлар эшчәнлеген координацияләү советы утырышы уздырылды. Әлеге күрсәтмә белән Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов җитәкли торган Совет составы расланды. Совет Казан (Идел буе) федераль университеты, Икътисад, идарә һәм хокук институты, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, "Медиация һәм хокук" фәнни- методик үзәге вәкилләреннән төзелгән.
Тагын шунысын да искә төшерергә кирәк , Татарстан Республикасында Медиаторлар эшчәнлеген координацияләү советын төзү “Арадашчы катнашында бәхәсләрне җайга салуның альтернатив процедурасы (медиация) турында” 2011 елның 1 гыйнварындагы 193 номерлы Федераль закон үз көченә кергәнгә күрә зарур булды. 2012 елның гыйнварында Татарстан Югары суды ярдәме белән республикада “Татарстан Республикасында килештерү процедураларын (медиацияне) гамәлгә кертү” проектын гамәлгә ашыру башланды, анда КФУ философия факультеты конфликтология кафедрасының медиаторлар төркеме актив катнашты.
Шул ук елның сентябрендә Казан федераль университетының үсеше программасы кысаларында юридик факультеты хезмәткәрләре Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге һәм КФУ базасында “Медиация. База курсы” программасы буенча квалификацияләрен күтәрделәр, шуның нәтиҗәсендә алар конфликтологлар белән бергәләп актив рәвештә судтан тыш тәртиптә бәхәсләрне җайга салуның перспектив тармакларыннан берсе буларак медиацияне үстерә башладылар.
2013 елның февралендә Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире, Казан федераль университтетының конфликтология кафедрасы доценты Олег Мавринны,
граждан һәм эшкуарлык хокукы кафедрасы мөдире Михаил Челышевны, шулай ук кафедра доценты Владимир Васькевичны Татарстан Республикасында медиаторлар эшчәнлеген җайга салачак Совет составына кертү тәкъдим ителде.
Советның беренче утырышында Татарстан Республикасында Медиаторлар эшчәнлеген координацияләү советы турындагы нигезләмә хакындагы мәсьәлә каралды. Әлеге структура эшчәнлеге җәмгыятьтә конфликтларны җайга салу-медиация процедурасын үстерү өчен кирәкле уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелә.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International