Чаңгы ярышлары йомгаклары

2013 елның 4 марты, дүшәмбе

2013 елның 2 мартында Зеленодольск шәһәрендәге «Маяк» спорт комплексында чаңгы ярышлары уздырылды, шул ярышлардан Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасындагы III Спартакиада башланып китте.
Спартакиаданың беренче этабында 30дан артык команда катнашты, алар республика министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләреннән тора иде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы чаңгы ярышларын уңышлы башлап җибәрде, 46 очко җыйды һәм гомумкоманда зачетында мактаулы 2 нче урынны алды.
Антон Воробьев ир-егетләр арасындагы 3000 метрлык дистанциядә финишка беренче булып килде, Спартакиадада җиңүче титулын яулады.
Хатын-кызлар арасында индивидуаль беренчелектә Далия Рәхимова 4 урынны алды.
Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз!

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International