Юстиция министры М.М. Кормановның җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре белән очрашуы

2013 елның 6 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Н.Н. Хисмәтуллин Коротченко урамы 2 нче йортта урнашкан Казан шәһәре Вахитов районы җәмәгать судьялары суд участокларында һәм Татарстан Республикасы Менделеевск районы суд участокларында булды.
Казан шәһәре Вахитов районы җәмәгать судьялары суд участокларында булу максаты республикада җәмәгать судьялары берәмлекләре санын арттыруга бәйле рәвештә шушы районда өстәмә төзелгән яңа суд участогын урнаштуру турындагы мәсьәләдән, шулай ук суд участоклары биналарындагы архивларны оештыру мәсьәләләреннән гыйбарәт иде.
Менделеевск районында шулай ук Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башлыгы И.А.Привалов һәм Менделеевск район суды рәисе И.М.Нәбиев катнашында җәмәгать судьялары суд участокларын урнаштыру мәсьәләсе каралды. Әлеге муниципаль районда хәл башкача иде. Хәзерге вакытта ике суд участогы 112 кв. метр мәйданда урнашкан, урын бик аз һәм тыгыз.
Район җитәкчесе белән очрашу барышында биналарны карап чыгу тәкъдим ителде, аерым алганда, Гагарин урамындагы 5 нче йорттагы һәм суд участоклары урнаштыру өчен тәкъдим ителә торган башкалар.
Очрашу йомгаклары буенча хәзерге вакытта суд участоклары урнашкан бинаның икенче катындагы бушаган бүлмәләрне сорап тиешле органнарга мөрәҗәгать итү хакында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов суд участокларында йөргәндә җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре белән очрашты, анда җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең дәүләт хезмәтен узуга һәм аппарат хезмәткәрләренә акчалата түләүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышулар уздырылды. Акчалата түләү күләмен арттыру мәсьәләсе республика җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре тарафыннан берничә мәртәбә күтәрелде. 2013 елның февралендә узган Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары конференцииясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге проблеманы хәл итү мөмкинлекләрен карарга кушты. Татарстан Республикасы юстиция министры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге йөкләмәсен үтәүдә актив катнаша.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International