Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коллектив җыелышы уздырылды, анда Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү һөнәр берлекләренең Татарстан республика комитеты рәисе О.А.Калашникова һөнәр берлекләре Рескомы эшен видео аша тәкъдим итте.
Тәкъдир итү барышында Министрлык коллективы һөнәр берлекләре эше буенча башкарылучы эшчәнлек юнәлешләре, аерым алганда, шифаханә-ял йорты дәвалануы, мәдәни-массакүләм һәм савыктыру эше, социаль партнерлык, профактивны укыту, һөнәр берлекләре әгъзаларының мәнфәгатьләрен яклау һәм башкалар турындагы мәгълүмат белән танышты.
Җыелышта катнашучы юстиция министры М.М.Корманов тәкъдим ителгән мәгълүмат белән кызыксынды һәм һөнәр берлекләре оешмасына ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге