Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
Казан шәһәре Мәскәү районының 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Казан шәһәре Киров районының 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары һөнәри белем.
Документлар 2013 елның 04 февраленнән алып 24 февраленә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке ял вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылучы көн – 2013 елның 17 апреле. Конкурсны үткәрү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелучы таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.