Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм “КонсультантПлюс” челтәренең Татарстан Республикасындагы рәсми вәкиле “КонсультантПлюс. Мәгълүмат технологияләре” (“КИТ” компаниясе) ҖЧҖ гадәттәгечә март аенда ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә юридик факультетлар студентлары арасында республика конкурсы уздыра.
Студентлар конкурсының төп максаты – хокукый культураны пропагандалау, юридик белемнәр статусын арттыру һәм яшьләрнең иҗат потенциалын гамәлгә ашыру. Ярышлар уздыру барышында конкурста катнашучылар арасында республика югары уку йортларының юридик факультетлары студентларының белем дәрәҗәләре ачыклана.
2013 елның 12 мартында конкурсның I туры узды, анда Татарстан Республикасының 11 югары уку йортыннан 165 студент катнашты. I турда катнашучылар язма тест уздылар. Иң күп балл җыйганнар II (финал) турда катнашачаклар, ул 2013 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында булачак.
ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә Татарстан Республикасы югары уку йортларының (юридик факультетларның һәм бүлекләрнең) студентлары арасында республика конкурсының II турында катнашучылар исемлеге:
1. Корнилина Елена Юрьевна (Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты)
2. Парфенова Кристина Игоревна (Икътисад, идарә һәм хокук институты)
3. Якупова Ильмира Фәрхат кызы (Икътисад, идарә һәм хокук институты)
4. Ягъфәрова Гүзәлия Габделхак кызы (Казан (Идел буе) федераль университеты)
5. Собченко Анастасия Артемовна (Икътисад, идарә һәм хокук институты)
6. Корнилова Алеся Валерьевна (Казан (Идел буе) федераль университеты)
7. Хлыбова Анастасия Николаевна (Икътисад, идарә һәм хокук институты)
8. Әсәтуллин Искәндәр Ринат улы (Казан (Идел буе) федераль университеты)
9. Унесихина Анна Эдуардовна (А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты)
10. Сираева Алина Фәвасим кызы (Россия Хокук хөкеме академиясенең Казан филиалы)
11. Алекперова Яна (А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты)
12. Любимова Мария Виктория Евгеньевна (Россия ЭЭМның Казан юридик институты)
13. Әхмәтҗанова Ильнара Фаил кызы (Казан (Идел буе) федераль университеты)
I һәм II тур нәтиҗәләре буенча җиңүче (1 нче урын) һәм конкурс лауреатлары (2-3 нче урыннар) билгеләнә.
Җиңүчеләргә призлар һәм катнашучыларга бүләкләр конкурсны оештыручылар тарафыннан бирелә һәм бүләкләү тантанасында тапшырыла. II турда катнашучы һәр студент ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә югары уку йортлар (юридик факультетлар һәм бүлекләр) студентлары арасында республика конкурсында катнашучы сертификаты ала.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге