Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Квалификация (аттестация) комиссиясе утырышында

2013 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Бүген, 2013 елның14 мартында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Квалификация (аттестация) комиссиясе утырышы уздырылды, аны Юстиция минстры урынбасары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Квалификация (аттестация) комиссиясе рәисе Н.В.Рагозина алып барды.
Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан 13 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Тавыш бирү йомгаклары буенча аттестация комиссиясе әгъзалары бертавыштан карар кабул иттеләр: Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан аттестациягә кертелгән барлык дәүләт граждан хезмәткәрләре биләгән вазыйфаларына туры килә, шулардан 3 дәүләт хезмәткәренә комиссия һөнәри әзерлек узарга яисә квалификациясен арттырырга, 2 хезмәткәргә вазыйфаи үсү тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына керергә тәкъдим итте.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International