2013 елның 13-14 мартында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов җитәкчелегендә республиканың Апас һәм Югары Ослан муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышын күчмә комплекслы тикшерү уздырды.
Әлеге чаралар барышында шушы районнарның 2011–2014 елларга Татарстан Республикасында Хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны үтәү буенча, шулай ук алкоголь продукцияне, тәмәкене явыз ниятләрдә файдалануны профилактикалау һәм халыкта сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру тикшерелде.
Төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләреннән торган эш төркеме әгъзалары расланган план-задание нигезендә эшчәнлекнең аерым юнәлешләре буенча муниципаль районнарда хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны өйрәнделәр.
“Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының муниципаль районнарына административ комиссияләрне төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 30.12.2005г. № 144-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы нигезендә әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген оештыру департаменты белгечләре шушы районнарның административ комиссияләре эшчәнлеген тикшерделәр, шулай ук муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыруны өйрәнделәр.
Министр урынбасары –Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов һәм Җәмәгать тәртибен саклауны оештыру һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы М.А.Зарипов катнашындагы киңәшмәдә тикшерү йомгаклары буенча фикер алышынды, тикшерү барышында хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшендә булган җитешсезлекләрне бетерү буенча рекомендацияләр бирелде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге