2013 елның 16 мартында Биектау районының Чебакса поселогында Татарстан Республикасы суд системасы хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары уздырылды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы өчен стартлар уңышлы булып чыкты.
Хатын-кызлар арасындагы ярышта беренче урынны Татьяна Свиридова һәм Фәния Григорьева (Минзәлә суды) бүлештеләр.
Татарстан Республикасы судлары аппараты хатын-кыз хезмәткәрләре арасында ярышларда Далия Рәхимова икенче урынны яулады.
Команданың ир-егетләре дә уңыш казанды һәм Татарстан Республикасы суд системасының иң яхшы чаңгычылары дистәсенә керде.
Министрлыкның җыелма командасы Антон Воробьев, Андрей Беденьгов һәм Далии Рәхимова эстафетада иң беренче килде.
Гомумкоманда зачетында ярышларның барлык төрләре йомгаклары буенча безнең команда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов җитәкчелегендә беренче урынны яулады.
Барлыгы бу ярышларда республиканың ике йөзләп суд хезмәткәре катнашты.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте