2013 елның 22 марты – Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бөтенроссия көне

2013 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Россия юристлары ассоциясе 2013 елның 22 мартын Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бөтенроссия көне дип игълан итте.
Татарстанда гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен бу көнне 56 пункт эшләячәк: Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе, “Бердәм Россия” партиясе Рәисенең Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының кабул итү бүлмәсе, “Бердәм Россия” партиясенең район (шәһәр) бүлекчәләренең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре, шулай ук Россия юристлары ассоциясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең Казан, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендәге халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләре.
Гражданнар, юридик ярдәм сорап, эш көне эчендә мөрәҗәгать итә алалар: Казанда 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында – 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
Халыкны кабул иткәндә юрист-консультантлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия юристлары ассоциясе әгъзалары катнашачак.
Кабул итү бүлмәләренең Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе М.М. Корманов тарафыннан расланган эшләү графиклары, шулай ук түләүсез юридик ярдәм күрсәтү пунктларының һәм үзәкләренең адреслары, аларның телефон номерлары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының “Россия юристлары ассоциясе” бүлегндә түбәндәге адрес буенча урнаштырылды: http://minjust.tatarstan.ru/rus/oppriemn.htm
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International