Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә:
Казан шәһәре Киров районының 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Казан шәһәре Мәскәү районының 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
ТР Питрәч районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
ТР Ютазы районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары юридик белем.
Документлар 2013 елның 22 мартыннан алып 11 апреленә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2013 елның 29 апреле. Конкурсны үткәрү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 нче кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.