П.А.Лавров истәлегенә призга чаңгыда традицион ачык шәхси-команда ярышлары

2013 елның 22 марты, җомга

2013 елның 22 мартында Аккош күленең “Динамо” ФСҖ чаңгы базасында Казан шәһәре Киров ЭЭРИнең хезмәттәге вазыйфасын үтәгәндә һәлак булган П.А.Лавров истәлегенә призга чаңгыда традицион ачык шәхси-команда ярышлары узды. Анда 3 км дистанциягә чабуда 25 команда катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы 3 нче урынны алды, ә 40 яшьтән өлкәнрәк ирләр арасындагы чабышта Татарстан Республикасы юстиция министры Мидхәт Мәзгүт улы Корманов 2 нче урынны яулады. Җиңүчеләр Россиянең Казан шәһәре буенча идарәсе грамоталары белән бүләкләнде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International