“Татарстан Республикасы дәүләт программаларын эшләү, гамәлгә ашыру һәм бәяләү тәртибен һәм дәүләт программалары исемлеген раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.12.2012 № 1199 карарын 2012 – 2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасын үзгәртеп коруга кагылышлы өлешендә үтәү мәсьәләсе буенча 2013 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов җитәкчелегендә киңәшмә уздырылды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында әлеге карарга Дәүләт программалары исемлегенә коррупциягә каршы дәүләт программасын кертү юлы белән үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр эшләнде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
.jpg)