Сарман муниципаль районында җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү

2013 елның 22 марты, җомга

2013 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген оештыру департаменты бүлеге башлыгы А.А.Подтелков һәм әйдәүче консультанты Е.А.Шигабиева, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең әйдәүче киңәшчесе И.Г.Евченко, җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү максатында, Сарман муниципаль районына бардылар.
Әлеге чараны уздыру кысаларында Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.С.Сәлахова, авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл башкарма комитетлары секретарьләре, районның административ комиссиясе җаваплы секретаре һәм Сарман муниципаль районы Советы аппараты юристы катнашында киңәшмә уздырылды, анда муниципаль районның һәм аның составына керүче җирлекләрнең җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыру барышында барлыкка килгән төп проблемалар, шулай ук муниципаль норматив хокукый актлар кабул итүгә һәм аларны Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Моннан тыш, “Татарстан Республикасы муниципаль районы һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 30.12.2005 № 144-ТРЗ Татарстан Республикасы Законыны нигезендә Департамент хезмәткәрләре тарафыннан районның административ комиссиясе эшчәнлеге тикшерелде, аның йомгаклары буенча эштәге җитешсезлекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр әйтелде.
Шулай ук муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру буенча җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген оештыру өйрәнелде. Сарман районында коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча җирле үзидарә органының җаваплы вазыйфаи затына тиешле тәкъдимнәр һәм аны үткәрүне оештыру буенча кисәтүләр әйтелде.
Әлеге күчмә чара турындагы мәгълүмат, берләштерелеп, танышу өчен Сарман муниципаль районы башлыгына җибәреләчәк.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International