Юрфак студентларының республика конкурсы йомгаклары

2013 елның 25 марты, дүшәмбе

2013 елның 23 мартында, шимбә көнне, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы югары уку йортларының юридик факультетлары һәм бүлекчәләре студентлары арасында ТАССР юстиция министры Ә.Г. Таҗетдинов истәлегенә IX республика конкурсының йомгаклау туры узды.
Конкурс юридик факультетлар һәм бүлекчәләр студентлары арасында популярлык казанды, ул республикада 9 нчы мәртәбә үткәрелә. Быел анда 11 югары уку йорты командасы катнашты (165 кеше), шул исәптән 2се – Алабугадан һәм Түбән Камадан. 2 нче турга 6 югары уку йорты вәкиле узды (барлыгы 13 кеше).
Татарстан Республикасы югары уку йортларының юридик факультетлары һәм бүлекчәләре студентлары арасында ТАССР юстиция министры Ә.Г. Таҗетдинов истәлегенә IX республика конкурсының абсолют җиңүчесе титулына Казан (Идел буе) федераль университетының 4 нче курс студенты Әсәтуллин Искәндәр иреште. Конкурс уздыру нигезләмәсе буенча җиңүче барлык календарь ел эчендә 1000 сум күләмендә айлык стипендия алачак.
2 нче урынны – К(И)ФУның 3 нче курс студенткасы Ягъфәрова Гүзәлия; 3 нче мактаулы урынны КНИТУ–КАИның 4нче курс студенткасы Алекперова Яна алды.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International