2013 елның 22 мартында Татарстан Республикасында Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылды, аны Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы оештырды.
Шул ук көнне республиканың һәр муниципаль районында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү пункты һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләре эшләде, моннан тыш түбәндәге пунктлар да эшләде: Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе (Кремль ур., 12), анда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов һәм Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Х.Ф.Заһидуллин халыкны кабул итте, “Бердәм Россия” партиясе Рәисенең Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсе ( К.Маркс ур., 31/7), монда гражданнарны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчеләре кабул итте. Тулаем алганда республика буенча хокукый ярдәм 56 пунктта күрсәтелде.
Гражданнарны кабул итүдә 55 нотариус, 46 адвокат, 33 Татарстан Республикасы Прокуратурасы хезмәткәре, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Россия Федерациясе юстициясенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Квалификацион юридик ярдәм республиканың 705 кешесенә күрсәтелде. Шулардан 381 кеше – пенсионер, 58е - эшсез, 74е - бюджет өлкәсе хезмәткәре, 184е - башка өлкәләрдә хезмәт итә. Аларның 118е – мөлкәтне мирас итү турындагы, 63е – социаль тәэмин итү турындагы, 11е – алиментлар эзләтеп алу турындагы, 75е – торакка хокукларны гамәлгә ашыру турындагы, 34е – хезмәт хокукы нормаларын куллану турындагы, 16сы – гаилә законнары турындагы, 11е – килешүләр төзү турындагы, 44е – җир мөнәсәбәтләре турындагы, опека һәм попечительлек һәм башкалар турындагы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте