Республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге хакимият органнары белгечләре өчен укыту семинары

2013 елның 27 марты, чәршәмбе

2013 елның 26 мартында, Татарстан Республикасы Президентында 2012 елның 15 сентябрендәге киңәшмәнең № 37-пр беркетмәсенең 6 пунктын һәм Дәүләт теркәве, кадастры һәм картографиясе федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2013 елның 31 гыйнварындагы коллегиясенең киңәйтелгән утырышының № 23-ПР беркетмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләрен һәм җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләрен укыту оештырылды.
Семинарда катнашучыларны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов сәламләде.
Дәресләрнең темасы җирле үзидарә органнарының республика башкарма хакимияте органнары һәм Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль структуралары белән ведомствоара һәм мәгълүмати хезмәттәшлегенә багышланды.
Семинарда министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Татарстан Республикасы Прокуратурасы хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге башлыгы Коршунов Сергей Анатольевич та катнашты.
Чыгышлар тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты һәм күп сораулар бирелде.
Барлык чыгышлар азагында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының хокук идарәсе башлыгы Шәйхулова Фәридә Хатыйп кызы уңай тәҗрибә белән уртаклашты.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International