Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты квалификация (аттестация) комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды.
Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан 15 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Комиссия әгъзалары аттестацияләнә торганнарның характеристикаларын җентекләп өйрәнеп чыктылар һәм куелган сорауларга җавапларны тыңладылар.
Тавыш бирү йомгаклары буенча аттестация комиссиясе түбәндәге карарны кабул итте: аттестациягә кертелгән барлык дәүләт граждан хезмәткәрләре биләгән дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килә.
Шул ук көнне квалификация (аттестация) комиссиясе әгъзалары Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының бер хезмәткәренә квалификация имтиханы уздырдылар һәм аның белемнәренә һәм күнекмәләренә (профессиональ дәрәҗәсенә) бәя бирделәр.
Бәяләү нәтиҗәләре буенча белеме, граждан хезмәте үтүе, хезмәт эшчәнлеген башкаруы турындагы кандидат тапшырган документлар нигезендә имтихан тотучы квалификация имтиханын бирде һәм тиешле класслы чин бирү өчен тәкъдим ителде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте