27 мартта Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н. Столяров коррупциягә каршы көрәш буенча муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының контроль-хисап органнары вәкилләре һәм шушы муниципаль берәмлекләр башлыкларының ярдәмчеләре белән семинар-киңәшмәдә катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы республика комплекслы программасын үтәүне тикшереп торучы орган булганга күрә, С.Н. Столяров әлеге программаны муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Үзенең чыгышында ул программа үтәлешендә җирле үзидарә органнарында тикшерүләр уздырганда иң еш очрый торган җитешсезлекләргә тукталды.
Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары ярдәмчеләренең эш нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, С.Н. Столяров коррупциягә каршы эшчәнлекнең кайбер юнәлешләре буенча эшне көчәйтү өчен рекомендацияләр бирде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте