Минзәлә муниципаль районы гражданнарын видео-кабул итү

2013 елның 29 марты, җомга

2013 елның 28 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы гражданнарын видео аша кабул итте.
Видеоконференцэлемтә режимында кабул итүдә катнашучылар белән кара-каршы сөйләшү узды. Гражданнарны торак урыннары белән торак шартларын начарайтуга китерә торган граждан-хокукый килешүләрнең 5 еллык срогы кыскару мөмкинлеге, гомуми нигезләрдә җир кишәрлекләрен гадиләштерелгән рәвештә алу мәсьәләсе, шулай ук кайбер норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертү мәсьәләсе кызыксындырды.
Төрле муниципаль районнар гражданнарын министр шул рәвешле ай саен кабул итә.
Кабул итү барышында гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алалар.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International