Шахмат спартакиадасында

2013 елның 1 апреле, дүшәмбе

2013 елның 28 мартыннан 30 мартына кадәр Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары аппаратлары хезмәткәрләре һәм дәүләт хезмәткәрләре арасында III Спартакиада кысаларында шахмат буенча ярышлар уздырылды.
Турнирда 24 команда катнашты, аларның һәрберсендә 3 уенчы бар иде: 2 ир-егет һәм 1 хатын-кыз. Турнир Швейцария системасы буенча узды. Ярышлар барышында 9 тур уйналды, ирләр һәм хатын-кызлар үзара аерым-аерым ярыштылар, һәр партиянең озынлыгы – 15 мин. Ярышларда җиңүче командалар һәм призерлар команданың барлык уенчылары яулаган урыннарның иң аз суммасы буенча билгеләнде.
Шахмат буенча турнирда бүлекләр башлыклары Адель Сафин, Рәүф Гарипов һәм беренче разрядлы өлкән белгеч Кристина Недышилова Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасын тәшкил итте. Өч көнлек шахмат ярышлары нәтиҗәләре буенча Министрлык командасы зачетында 3 нче урынны алды.
Шәхси зачетта ир-егетләр арасында (48 уенчыдан) Рәүф Гарипов 3 нче призлы урынны яулады, 9 мөмкин очкодан 7не җыйды, А.Сафин 27-34 нче урыннарны бүлеште һәм командага 4 очко китерде, К.Недышилова – 6-8 нче урынны (24 уенчы хатын-кыздан) – 5,5 очко.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International