Әлки муниципаль районында кабул итү

2013 елның 1 апреле, дүшәмбе

2011-2013 елларга Татарстан Республикасында Халыкка хокукый белем бирү һәм гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү буенча озак сроклы максатчан программа кысаларында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән берлектә республиканың авыл җирендә яшәүче гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшен дәвам итә, шушы максатлар өчен министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар вәкилләреннән торган күчмә мәгълүмат- консультация төркеме кулланылды.
2013 елның 28 мартында Әлки муниципаль районында халкны кабул итү уздырылды, аның барышында Чуваш Кичүе һәм Иске Хурда авыл җирлекләреннән килгән 91 кешегә хокукый ярдәм күрсәтелде.
Әлки районы халкы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләренә иң күп мөрәҗәгать итте (17 мөрәҗәгать), аерым алганда, аларның сораулары җир кишәрлекләрен хосусыйлаштыруга, пай җирләрен милеккә рәсмиләштерүгә һәм башкаларга бәйле иде.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча хезмәте кабул итү барышында 11 гражданга юридик ярдәм күрсәтте, шулар арасында пенсия күләменә, медицина һәм педагогика хезмәткәрләренә эшләгән еллары өчен пенсия билгеләүгә, ана капиталын алуга һәм файдалануга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга компенсация түләүләренә һәм башкаларга кагылышлы сораулар булды.
Адвокат һәм нотариус һәрберсе 9ар кеше кабул итте, мораль зыян китергән өчен түләүләргә, җир кишәрлекләренә милекчелек хокукын рәсмиләштерүгә, субсидияләр алуга, кредитны вакытыннан алда түләп бетерү механизмына, бүләк итү, мирас калдыру, васыять итү шартнамәләрен рәсмиләштерүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча консультацияләр бирде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләренә тәңгәл рәвештә 11 һәм 13 граждан мөрәҗәгать итте.
Салым хезмәте белгечләренә салым күләме, транспорт салымын түләгәндәге ташламалар, шулай ук пенсионерларга салым түләгәндәге ташламалар, дача йортларын төзегәндә мөлкәти түләүләр, балаларны укытуга социаль түләүләр мәсьәләләре һәм башкалар буенча мөрәҗәгать иттеләр.
Көн дәвамында күчмә мәгълүмат- консультация төркеме шунда килеш 40 бюджет өлкәсе хезмәткәренә, башка эшчәнлек төрләре белән шөгыльләнүче 17 гражданга, 5 эшсезгә, 29 пенсионерга, шул исәптән 5 инвалидка хокукый ярдәм күрсәтте.
Сорауларның бер өлеше авыл җирлекләре башлыкларыннан һәм җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затларыннан булды.
Күчмә мәгълүмат- консультация төркеме белгечләре белән бергә гражданнарны һәм авыл җирлекләренең вазыйфаи затларын кабул итүдә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф. Никошин да катнашты.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International