2013 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек департаметының 1 разрядлы өлкән белгече вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс уздырылды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Камалов Адель Айдар улы конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыйды һәм конкурста җиңеп чыкты.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте