2014-2020 елларга “Юстиция” Татарстан Республикасы дәүләт программасы проектын эшләү турында

2013 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

2013 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов киңәшмә уздырды, анда 2014-2020 елларга “Юстиция” Татарстан Республикасы дәүләт программасы проектын эшләү турындагы мәсьәлә каралды.
Фикер алышулар барышында әлеге программа проектын эшләүне “Татарстан Республикасы дәүләт программаларын эшләү, гамәлгә ашыру һәм нәтиҗәләлеген бәяләү тәртибен һәм Татарстан Республикасы дәүләт программалары исемлеген раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.12.2012 № 1199 карары белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт программалары исемлегенә кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына кушу хакында карар кабул ителде.
Мәсьәлә буенча фикер алышуларда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы вәкилләре катнашты.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International