Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы региональ программаларны гамәлгә ашыру практикасы

2013 елның 5 апреле, җомга

“Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы кануният һәм чагыштырма хокук белеме институты” федераль дәүләт фәнни-тикшеренү учреждениесе тарафыннан “Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы региональ программаларны гамәлгә ашыру практикасына анализ” нотыгы әзерләнде. Анализда коррупциягә каршы программаларның гомуми характеристикасы, коррупциягә каршы региональ программаларны гамәлгә ашыруның институциональ нигезләре һәм регионнарда коррупциягә каршы эшчәнлекне оештыру җитешсезлекләре бирелә.
Әлеге анализ нәтиҗәләре буенча коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә Татарстан Республикасы тәҗрибәсе Россия регионнары арасында иң яхшылардан дип танылды.
“Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы региональ программаларны гамәлгә ашыру практикасына анализ” нотыгы белән безнең сайтта “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә түбәндәге адрес: http://minjust.tatarstan.ru/rus/info.php?id=528086  буенча таныша аласыз.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International