Вакантлы вазыйфа биләп торуга конкурс турында белдерү

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә:

Казан шәһәре Мәскәү районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре

Квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары юридик белем.

Казан шәһәре Яңа Савиново районының 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Казан шәһәре Совет районының 9 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире

Квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлеше буенча урта һөнәри белем.

Документлар 2013 елның 10 апреленнән алып 30 апреленә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2013 елның 16 мае. Конкурсны үткәрү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 нче кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.

Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International