Коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча “Интернет” мәгълүмат-коммуникация челәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары сайтларын урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләр расланды (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.04.2013 № 225 карары белән).
Рәсми сайтларны урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләр 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы көрзшнең республика комплекслы программасының программа гамәлләре исемлегенең 5.5.1 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан әзерләнде.
Бердәм таләпләрне эшләүдә Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы катнашты. Бердәм таләпләрне раслау турындагы карар проекты Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелде.
Бердәм таләпләр Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары өчен әзерләнде һәм муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә тәкъдим ителде.
Бердәм таләпләр белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтында “Коррупциягә каршы тору” бүлекнең "Республика законнары, Татарстан Республикасы Президенты указлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары" бүлекчәсендә http://minjust.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_169462.pdf адресы буенча танышырга мөмкин.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте