Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Балтач муниципаль районында булды

2013 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә, 2013 елның 10 апрелендә, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Балтач муниципаль районына эш визиты белән барды, анда ул халыкны шәхсән кабул итте. 8 балтачлы юстиция министрына үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итте һәм, аларның хокукый ситуацияләренә бәйле законнарны аңлаткан килеш, төпле җаваплар алды.
Районда чагында министр Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булды, җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләре белән очрашты. Җәмәгать судьялары сайтын тутыруга, суд барышында катнашучыларга киләчәк утырышлар турында хәбәр ителә торган смс-хәбәр җибәрүләрнең автомат системасына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышынды. СМС- хәбәр җибәрүләрнең яңа системасы мондый хәбәр итүләргә азрак хезмәт куюга ярдәм итеп кенә калмый, ул аларның хакын да шактый киметә.
Аппарат хезмәткәрләре җәмәгать судьялары аппаратында дәүләт хезмәте узу һәм республика җәмәгать судьялары аппаратында дәүләт хезмәткәренең хезмәт хакы турындагы мәсьәләләрне дә күтәрделәр.
Бу четерекле мәсьәлә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегияләрендә дә һәм 2013 елның февраль аеда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында узган Татарстан Республикасы судьялары конференциясендә дә күтәрелде, анда Татарстан Республикасы Президенты әлеге мәсьәләне хәл итү мөмкинлекләрен табарга кушты. Юстиция министры җәмәгать судьяларына һәм аларның аппараты хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсен үтәү буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше турында сөйләде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International