Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү

2013 елның 12 апреле, җомга

“Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында” Татарстан Республикасы Законы таләпләре нигезендә җәмәгать судьялары өч елга бер мәртәбә үз квалификацияләрен күтәрәләр. Җәмәгать судьялары каравына керә торган эшләрнең зур агымы суд хакимияте органнарына халыкның арта барган ышанычын таныклый. Җәмәгать судьяларына арта барган йөкләнешкә бәйле рәвештә хөкемне гамәлгә ашыруда билгеле бер катлаулыклар килеп чыга, шуңа күрә җәмәгать судьяларының һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү мәсьәләсе аеруча актуаль булып кала.
Үз компетенциясе нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы елына ике мәртәбә (язын һәм көзен) Россия Хөкем академиясендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары оештыра.
Быелгы язгы курсларның тыңлаучылары 31 җәмәгать судьясыннан һәм 14 җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәреннән тора иде, бу курслар 2 апрельдән алып 10 апрельгә кадәр судьяларның квалификациясен күтәрү һәм аларны яңадан әзерләү факультетында узды.
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүне оештыру тәҗрибәсе күрсәткәнчә, теоретик материал һәм гамәли укулар тигез дәрәҗәдә булырга тиеш. Материалны бәян итү өчен югары уку йортлары мөгаллимнәре, судьялар, прокурорлар, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты вәкилләре чакырылды. Традицион укулар йомгак аттестация белән тәмамлана, курсларда катнашучыларга квалификация күтәрү буенча кыска сроклы курсларны тәмамлау турында таныклык бирелә.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International