“2014 елга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы” ярәмче программасы проекты турында

2013 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2013 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “2014 елга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы” ярәмче программасы проектының аерым пунктларын килештерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды, ул ТР дәүләт программалары исемлегенә кертелгән “2014 елга җәмәгать тәртибен һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшне тәэмин итү” дәүләт программасының бер өлеше булачак.
Сүз ярдәмче программаның Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектының максатларын һәм аерым гамәлләрен бәян итү буенча тәкъдимнәр эшләү турында барды.
2014 елга коррупциягә каршы ярдәмче программага яшьләр арасында коррупциягә каршы пропагандага юнәлдерелгән көчәйтелгән блок кертү күз алдында тотыла.
Фикер алышулар барышында кергән тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алып, “2014 елга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы” ярәмче программасы проекты эшләп бетереләчәк һәм ТР буенча ЭЭМ тарафыннан әзерләнә торган “2014 елга җәмәгать тәртибен һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшне тәэмин итү” дәүләт программасына кертү өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына җибәреләчәк.
Ярдәмче программа проекты буенча фикер алышуларда Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне юстиция министрының беренче урынбасары С.Н. Столяров алып барды.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International