2013 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы консультанты һәм секретаре дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс узды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыйган һәм җиңүче дип танылган дәгъвачылар :
Сәмигуллина Наталья Александровна, Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәренең һәм Лениногорск районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;
Кашапова Ләйсән Нәҗип кызы, Татарстан Республикасы Актаныш районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;
Телешева Анастасия Анатольевна, Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренең 9 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;
Низамова Рәмилә Рәфыйк кызы, Казан шәһәре Совет районының 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;
Мөхәммәдиева Алсу Мөнир кызы, Казан шәһәре Киров районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;
Бикмуллина Регина Альберт кызы, Казан шәһәре Киров районының 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;
Карпова Елена Александровна, Казан шәһәре Киров районының җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы консультанты;
Ерыкалина Татьяна Петровна, Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре җәмәгать судьялары аппараты консультанты.
Казан шәһәре Киров районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста җиңүче билгеләнмәде. Конкурс өстәмә рәвештә игълан ителәчәк.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте