Кичә, 2013 елның 17 апрелендә, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш.Ш.Яһудин, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе И.И.Гыйләҗев һәмТатарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина эш визиты белән Татарстан Республикасы Биектау районында булдылар. Биектау районы башлыгы Р.Г.Кәлимуллин һәм Биектау районы суды рәисе Х.Х.Вәлиуллов белән бергә 1 нче суд участогы Биектау районы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең яңа хөкем бинасында ничек урнашулары һәм эш шартлары белән таныштылар.
Юстиция министры һәм Югары суд Рәисе билгеләп үткәнчә, район башлыгы тарафыннан бирелгән яңа бина суд участогын җиһазландыру өлешендә (суд утырышы залы, судьялар кабинеты, архив һәм башкалар бар)законнар таләпләренә туры килә.
Визит барышында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов һәм Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе И.И.Гыйләҗев катнашында җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышынды.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте